Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русия ирекле эшмәкәрлеккә йөз тота


Бүген Русия премер-министры Владимир Путин Русиянең икътисади күрсәткечләре яхшы дәрәҗәдә кала бирә, дип белдерде. Сочида башланган икътисади форумда ул : “Безнең төп идеологик карашларыбыз үзгәрми. Без эшмәкәрлек иреклеге, дөнья өчен ачык булу һәм халыкара икътисади интеграциягә йөз тотабыз. Безне “Салкын сугыш” чорына этеп чыгару тырышлыкларын, Русиянең заманча үсешенә комачаулау, дип кабул итәбез. Каршылыкка керү – безнең юл түгел. Сәяси мәнфәгатьләрдән чыгып базарларны ябу һәм икътисади мөнәсәбәтләрне өзү булмачак,”- диде Русия хөкүмәте рәисе Владимир Путин, Сочида ачылган хылыкара икътисади форумда. Әлеге җыенда Татарстан вәкилләре дә катнаша.
XS
SM
MD
LG