Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сухумда шартлау булды, корбаннар юк


Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия рәсмиләре республика башкаласында көчле шартлау булды, әмма корбаннар юк дип белдерә.

Рәсмиләр әйтүенчә, шатрлаткычлы машина Сухумда эчке эшләр министрлыгы һәм иминлек хезмәте биналары янында калдырылган булган һәм бүген иртән шартлаган.

Җирле иминлек хезмәте башлыгы Юрий Ашуба Интерфакс агентлыгына бу һөҗүм артында Грузия яшерен хезмәтләре тора диде.
XS
SM
MD
LG