Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев радио-телевидениечеләр җыенына мөрәҗәгать җибәрде


Казанда бүген Европа тапшырулар берлегенең еллык финанс җыены ачылды.

30-лап илдән телевидение һәм радио ширкәтләр вәкилләре катнашучы бу җыенга Төркиядә өченче атна ял итүче Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә үз мөрәҗәгатен җибәрде.

Аның мөрәҗәгатендә электрон киңкүләм мәглумат чаралары "күпъяклы социаль-икътисадый үзгәрешләр процессының уңай тәррәкыятенә, илләр һәм халыклар интеграциясенә, мәдәни төрлелекне саклау һәм үстерүгә ярдам итәргә тиеш," - диелә.

Җыенда Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика киңкүләм мәгълумат чараларының хәле турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG