Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс Иранны хөкем итәргә чакыра


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс, БМО Иминлек Шурасы утырышында чыгыш ясаганда, Иранны, Израильгә янаган өчен, хөкем итәргә чакырды. Бу янаулар Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад тарафыннан, БМО Гомум җыенында яңгырады. Райс : “Иран халкы – бөек халык, мин бөтен иранлыларның Әхмәдинеҗад белән бер карашта торуына ышанмыйм. Әмма аларның президенты, башка бер дәүләт, БМО әгъзәсе җир йөзеннән юк ителергә тиеш дип белдерде, бу кабул ителмәслек хәл”, - диде.
XS
SM
MD
LG