Accessibility links

Сомали пиратлары $35 миллион таләп итә


Кения рәсми вәкилләре хәбәр иткәнчә, Украина хәрби корабын кулга алган пиратлар, 35 миллион доллар таләп итә. Кораб Кениягә 33 танк һәм башка әйберләрне алып бара торган булган. Моны Украина саклану министры раслады. Көймәдәге диңгезчеләр арасында 17 украин, 3 Русия кешесе, Латвиядән бер кеше булган. Русия дингез көчләре вәкилләре бу төбәккә хәрби корабның җибәрелүен хәбәр итте, АКШта бу төбәктәге вакыйгаларны күзәтеп барырга вәгъдә итә. Сомали пиратлары быел инде 33 корабны тоткарлады. Алар көймәләр өчен зур акчалар таләп итте һәм еш кына аларны алды.
XS
SM
MD
LG