Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай астронавты беренче тапкыр ачык галәмгә чыкты


Кытайның галәм гизүчесе тарихта беренче тапкыр ачык галәмгә чыкты. Дәүләт Телевидениесе, астронавт Жаи Жигаңның галәмгә уңышлы чыгып керүен хәбәр итте. Ул ачык галәмдә 13 минут үткәргән. Аның өстендә 120 килограмм авырлыгындагы, 4 миллион доллар торган махсус саклаучы кием булган һәм ул кораб тышында фәнни сынау үткәргән, дип хәбәр ителә.
Кытай корабы үткән атнада галәмгә күтәрелгән иде. Кытай мондый сәфәрне беренче тапкыр 2003 елда оештырды.
Шулай итеп Кытай Русия һәм АКШтан кала галәмгә күтәрелгән 3нче ил булды. Быелгы чара, Кытай галәм гизүчеләре өчен, 3нче шундый сәфәр булды.
XS
SM
MD
LG