Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа күзәтүчеләре Беларус сайлауларын танымады


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Беларустагы парламент сайлаулары халыкара стандартларга туры килмәде, дип белдерде. Оешма тараткан белдерүдә “Беларуста якшәмбе көнне булган сайлаулар, бу өлкәдә вәзгыятнең бераз яхшыруына карамастан, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы таләпләренә җәвап бирми”, дип язылган.
Белдерүдә шулай ук, тавыш бирү яхшы үткәрелде, әмма җитди канун бозулар да теркәлде, дип әйтелә. Аерым алганда, күзәтүчеләр бөтен сайлау урыннарының чама белән өчтән беренә кертелмәгән, кайбер урыннарда сайлау нәтиҗәләрен бозып күрсәтү очраклары булган. Элегрәк, Беларус хакимиятләре Вәкилләр Пулатына оппози
циядән бер нәмзәтнең дә үтә алмавы хакында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG