Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко Көнбатышны чикләүләрне бетерергә чакырды


Беларус президенты, Европа күзәтүчеләренең тәнкыйтенә карамастан, Көнбатышны илгә карата кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарырга чакырды. "Беларус тирәсендәге тимер пәрдә алынырга тиеш", дип белдерде Александр Лукашенко.
Европа Берлеге һәм АКШ Беларуска кеше хокукларын кысканы өчен чикләүләр кертте. Алар арасында хәттә президентның сәфәрләренә тыю кертелгән иде.
Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы якшәмбе көнне булган парламент сайлаулары халыкара таләпләргә туры килмәде, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG