Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония президенты ватандашлыкка чакыра


Талин - Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес бүген Эстониядә яшәгән, ләкин эстон ватандашы булмаган кешеләрне тулы ватандашлыкка күчәргә чакырды. Илвес, халкы аз санда булган Эстониянең бу кешеләргә ихтияҗы булуын, белдерде.
Грузия низагыннан соң, Эстониядәге азчылыклар проблемы яңа төс ала башлады. Эстония мәгълүмат чараларында Эстония ватандашлыгына күчмәгән кешеләргә Русия паспорт тарата башлады дигән хәбәрне Русия илчелеге кире кага.
1 миллион 300 мең халкы булган Эстониядә эстон ватандашлыгына күчмәгән 100 меңнән артык кеше булуы исәпләнә.
Аларның күпчелегең исә руслар тәшкил итә.


XS
SM
MD
LG