Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай II һәм аның гаиләсенең исеме акланды


Русия югары мәхкәмәсе президиумы Русия империясенең соңгы патшасы Николай II гаепсез корбан булган дип, аны аклады. Шулай ук бу гамәл патша гаиләсенә дә кагыла. Бу аклау эшен Романовлар гаиләсе күптән таләп итә иде. Моңа кадәр, Русия югары мәхкәмәсенең коллегиясе Патшаның үзен дә, гаиләсен дә аклап булмый дигән карар чыгарган иде. Моның сәбәбен Прокураура, канунга туры килми дип тапты. Чөнки, Патша һәм аның гаиләсе тикшерү органнары тарафыннан гаепләнмәгән булган, аларга үлем карарын большевиклар партиясе генә чыгарган. Русия югары мәхкәмәсе утырышы, шуңа карамастан, патшага һәм аның гаиләсенә аклау карары чыгарды.

Николай II һәм гаиләсе 1918 елның җәендә Екатеринбургта атып үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG