Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель һәм Медведев Грузия мәсьәләсендә килешми


“Петербур сөйләшүе” форумында Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Германия канцлеры Ангела Меркель очрашты. Грузия белән низагка бәя биргәндә яклар, капма-каршы фикер белдерде. Меркель, Европа белән Русия арасында аңлашуны арттырырга чакырды, әмма шул ук вакытта, Русиянең Грузиягә карата сәясәтен тәнкыйтьләде.

Меркель, Грузиянең бербөтенлеге мәсьәләсе бәхәссез диде. Медведев тәнкыйтьне кире какты. "Күп кеше пропагандага бирелде”, диде ул.
Германия җитәкчесе Меркель шулай ук, якларның Молдованың Днестр буе төбәге, Косово, Босния һәм Херцеговина төбәкләре мәсьәләсенә карашлары аерылуын билгеләп үтте.
Медведев Көнбатыш белән Русия арасында турыдан-туры суйләшүләр үткәрергә чакырды.
Русия һәм Германия арасында “Петербур сөйләшүе” форумы Германиянең элекке канцлеры Герхард Шредер вакытында үткәрелә башлаган иде.
XS
SM
MD
LG