Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда җир тетрәүдән 74 кеше үлде


Кыргызстан рәсмиләре әйтүенчә, якшәмбе кич илнең көньягында җир тетрәүдән 74 кеше һәлак булган.

Кыргызстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Алай районында булган ул җир тетрәүдән тагын 50-ләп кешенең яралануын белдерде.

Иң зур зыян Кыргызстанның Кытай чиге янындагы Нура авылында булган. Анда 120-ләп йорт җимерелгән.

АКШ геологик тикшеренүләр идарәсе белдерүенчә, тирбәлеш көче 6.6 дәрәҗәдә булган һәм тагын 5.1 дәрәҗәдә кабатланган.

Рәсмиләр зыян күргән төбәкнең еракта булуы ярдам-коткару эшләрен кыенлаштыра диде.
XS
SM
MD
LG