Accessibility links

Иран АКШ я Израиль һөҗүме мөмкинлеген күрми


Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый бүген басылган Newsweek журналында Тәһран атом программасы сәбәпле Израиль яки АКШ Иранга сугыш башлар дип исәпләми ди.

Шул ук вакытта Моттакый АКШның узган июль аенда дәүләт департаментының югары вәкиле Уильям Бернсны Европада Иран белән сөйләшүләргә җибәрүен хуплап, бу реалистик адым ди.

Якшәмбе көнне Моттакый Иран, читтән атом ягулыгы килү гарантияләнгән булса да, уран баетуны туктатмыячак диде.

БМО уран баетуны туктату таләбен үтәмәгән Тәһранга каршы чикләүләр кертте.

Көнбатыш Иран атом коралы ясарга мөмкин дип борчыла. Иран моны кире кага.
XS
SM
MD
LG