Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель медицина бүләге 1 алман һәм 2 француз галименә бирелә


Быелгы Нобель медицина бүләге яман шеш авыруын өйрәнүче алман галименә һәм AIDS(СПИД) авыруына китерүче вирусны ачыклаган Франция галимнәренә бирелә.

Швециянең Каролинска институты 10 миллион Швеция кронасы ($1.4 миллион) яман шеш авыруын өйрәнүче алман Һаралд сур Һаусенга һәм AIDS авыруына китерүче вирусны тапкан французлар Франсуаза Барре-Синусси белән Люк Монтаньега бирелә дип игълан итте.

Бу акчаның яртысы алман галименә бирелә. Калган яртысын 2 француз бүлешәчәк.
XS
SM
MD
LG