Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарларын өйрәнгән галимне искә алу


Галим себер татарларын өйрәнгән. Рәсемдә: себер татары кыяфәте. Омски музеенда төшерелгән.
Галим себер татарларын өйрәнгән. Рәсемдә: себер татары кыяфәте. Омски музеенда төшерелгән.

Чәршәмбе Себер татарлары тарихын өйрәнгән галим Габделбәр Фәйзерахмановны искә алып Казанда кичә ясала.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм галимнең балалары оештыра.

Бу нисбәттән, Казанда күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим, тарих фәннәре докторының “Милләт. Чор. Шәхес” исемле зур китабы да чыкты. Кичә беренче чиратта шуны тәкъдир итү өчен ясала.

Бу китаб Габделбәр Фәйзерахмановның кызы Роза Динмөхәммәтова тырышлыгы белән чыккан. Әтиләре балаларын әле дә рухландырып тора икән. Ул алар күңелендә милли җанлы галим, зыялы кеше буларак кына түгел, мәрхәмәтле әти, акыллы, төпле хуҗа булып та калган. Роза ханым әтисенең тырыш кеше булуын сөйләгән иде. Тырышлыгы балаларына да күчкән. Алар эшмәкәр булып киткән һәм җерочтан әтиләре мирасын, хәтерен саклау эшендә дә башлап йөриләр.

Габделбәр Фәйзерахманов рухына дога булып торсын, дип туган Иске Кырлай авылындагы Зират чишмәсен балалары төзекләндергән. Бу турыда Азатлык алдан хәбәр иткән иде инде.

Себер татарлары тарихын тикшерүдә Габделбәр Фәйзрахмановның хезмәтләре зур бәяләнә, дип сөйли татар конгрессы вәкиле Марс Тукай. Шуңа күрә Казанга Төмәннән дә кунаклар көтелә. “Яңарыш” исемле газетадан вәкилләр дә килә, ди ул.

XS
SM
MD
LG