Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда икътисадый үсеш 10 проценттан азрак булган


Кытай дөнья финанс кризисына бәйле кыенлыклар сәбәпле бу елның беренче 3 чирегендә илнең икътисадый үсеше кимеде дип белдерә.

Дәүләт статистика идарәсе әйтүенчә, 2008 елның тугыз аенда икътисадый үсеш 9.9 процент булган. Соңгы чирекнең үзен генә алганда - үсеш 9 процент булган.

2007 елның беренче 3 чирегендә анда үсеш 12-ләп процент булган иде.

Хәбәрләргә караганда моңа кадәр кимендә 4 ел буе Кытайда икътисадый үсешнең 10 проценттан түбәнрәк булуы күренмәгән хәл булган.
XS
SM
MD
LG