Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида “Умырзая” баянчысын хөрмәтләделәр


Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле якшәмбе көнне оештырган концерт-кичә белән үзенең чираттагы сезонын ачты.


Бер уңайдан коллектив ансамбльнең музыкаль җитәкчесе, баянчысы Нәгыйм Мөхәмәдуллинның 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Себердә даими эшләп килүче бу ансамбль алдагы елның март аенда 20 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бу дәвердә коллективка аның оешкан көненән бирле йөрүчеләр аз түгел. Баянчы-музыкант Нәгыйм Фәтхелислам улы нәкъ шундыйларның берсе.

Тумышы белән Нәгыйм әфәнде Башкортостанның Яңавыл районының Аксәет авылыннан. Омскига ул 1970 елда Казаннның химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, юллама белән нефть эшкәртү заводына килә һәм хәзерге көнгәчә шул сәнәгать системасында эшли. 1989 елда Омскида татар үзешчән сәнгать ансамбле барлыкка килүе мәгълүм булуга, Нәгыйм әфәнде тормыш иптәше Римма ханым белән коллективка килә һәм аның алыштыргысыз баянчысы булып кала.

Нәгыйм Мөхәммәдуллин
Концерт-кичә барышында Нәгыйм Мөхәмәдуллинга мактау, рәхмәт һәм котлау хатлары тапшырылды. Рәхмәт хатлары Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитетыннан, Омски өлкә һәм шәһәр милли мәдәни мохтариятләреннән, “Кызыл Гвардия” мәдәният сарае җитәкчелегеннән булды. Тамашачылар да сәхнәгә күтәрелеп, “Умырзая” сәнгатькәрләренә һәм, әлбәттә инде, Нәгыйм әфәндегә рәхмәтле булуларын белдерделәр, коллектив белән бергәләп аның тагын озак еллар халыкны татар җырлары-моңнары белән сөендереп торуын теләделәр.

Концерт тәмамланганнан соң, аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Ансамбльгә йөрүчеләр Нәгыйм әфәндегә рәхмәтләрен әйттеләр, аның уйнавына җырлау – үзе бер бәхет дип хисләрен белдерделәр.


Игътибар үзәгенә әйләнүеннән уңайсызланган Нәгыйм әфәнде барсына да рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлегем булганда “Умырзая”ны ташламаячакмын дип вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG