Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яблоко партиясе Светлана Бахминаны ярлыкарга чакыра


Мәскәү – Яблоко партиясе идарәсе Русия президенты исеменә Юкосның элекке юристы Светлана Бахминаны ярлыкарга сорап мөрәҗәгать юллады. Анда әйтелгәнчә, Светлана ханымны ярлыкау Дмитрий Медведевның сайлау алды вәгъдаләренә туры килер иде.

Русия рәсмиләре тарафыннан салымнан качуда гаепләнгән Бахмина сигезенче айда балага узган хәлендә төрмәдә утыра. Узган атнада аның адвокатлары ярлыкау мөрәҗәгатен рәсмиләргә тапшыруын белдерде.

Президент идарасенең ярлыкау өчен җаваплы вәкиле шимбә көнне Эхо Москвы радиосына андый мөрәҗәгать килмәде, дигән.

Русиянең хокук яклаучылары, иҗтимагый пулат әгъзалары да президентка үз мөрәҗәгатен җибәрде. Интернетта Bakhmina.Ru сәхифәсендә Светлана ханымны иреккә чыгарырга сорап 65 меңнән артык имза җыелган.

XS
SM
MD
LG