Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә соңгы 26 елдагы иң зур югалту


Токио - Япония биржасы бүген көнне җитди югалту белән башлады. Никкей индексы бүген 6.5 %ка төшеп, 1982 елдан бирле, ягъни соңгы 26 ел эчендәге иң түбән дәрәҗәгә җитте. Шул уңайдан бүген ил башлыгы Таро Асо парламентта гадәттән тыш җыен уздырып, кичекмәстән бу югалтуга каршы коткату планын гамәлгә ашыруны сорады.

Тара Асо, хөкүмәтне икътисади базардагы төшешне туктатырга чакырды.

Япониянең иң мөһим индексы - Никкей, глобаль икътисади кризис сәбәпле буай 30% кыйммәтен югалтты.

Югалтуның беренчел сәбәбен исә, Япон Йененең кыйммәтенең югары булуы тәшкил итә. Япон йене җомга көнне кинәт артып киткән иде.

Шул ук вакытта Европа биржаларында да югалтулар дәвам итә. Бүген Британия биржасы 5 %, Франциянең Caц индексы 5.7% һәм Германиянең Daх индексы 4.1 %кә төште.
XS
SM
MD
LG