Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли-төбәк компонентына багышланган киңәшмә узачак


Казан - Бүген Татарстан дәүләт шурасында “Татарстан – яңа гасыр” депутат төркеменең парламенттагы эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы узды. Бүген комитет рәисе Разил Вәлиев, Русия белем бирү системасында милли-төбәк компонентын торгызу мәсьәләсе буенча ноябрьнең икенче яртысында Казанда зур киңәшмә узачагын хәбәр итте.

Анда Русиянең 21 төбәк парламентлары җитәкчеләре, мәгариф һәм фән министры А.Фурсенко, Русия дәүләт Думасының мәгариф һәм милләтләр мәсьәләләре буенча комитетлары әгъзалары катнашыр дип көтелә. Комитет рәисе Разил Вәлиев, “Киңәшмәдән соң бу мәсәләгә ачыклык керер дип уйлыйбыз. Милли-төбәк компоненты төшенчәсен юкка чыгару турындагы закон 2009 елның 1 сентябреннән гамәлгә керә. Ә уку планнары киләсе елның мартыннан төзелә башлый”, дип белдерде.


XS
SM
MD
LG