Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Конгога гаскәр җибәрергә мөмкин


Европа Берлеге Конго Демократик республикасында хакимиятләр һәм гыйсьянчылар арасында каршылык тәмамланмаса, анда гаскәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта Британия тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Марк Мэллок-Браун белдерде.

Конгодагы хәрби чаралар аркасында дистә мең кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Һуманитар товарлар тоткарлана башлады.

Моңарчы Конгога Франция һәм Британия тышкы эшләр министрлары Бернар Кушнер һәм Дэвид Милибәнд килде. Алар Конго һәм күрше Руанда дәүләте җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрде.
XS
SM
MD
LG