Accessibility links

Пакстанда 8 хәрби үлгән


Пакстанның Көнбатышында - әфган-пакстан чигендә шартлауда 8 пакстан хәрбие үлгән.

Шартлау Көньяк Вәзирстанның төп торак җире – Ваныдан ерак түгел була. Интыхарчы шартлаткыч куелган машинаны туп-туры хәрбиләр төркеменә таба юллый.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Пешавар шәһәрендә коралланган кешеләр Әфганстан финанс министрының абыйсын урлаганнар. Урлау артында кем торуы билгесез.
XS
SM
MD
LG