Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Калининградка калкан урнаштыралачагын белдерде


Мәскәү - Русия президенты бүген АКШның Көнчыгыш Европага урнаштырачак саклану калканына җавап итеп, Русиянең дә үз төбәгендә якын арада калканнарын урнаштырачагын белдерде.

Медведев "Искәндәр" дип аталган калканнарын, НАТОга әгъза Польша һәм Литвага чиктәш булган Калининград төбәгендә урнаштычагын белдерде.

Медведев моңа өстәп, Американың Польша һәм Чехиягә урнаштырган калканы һөҗүменә каршы, һәдәфне-адаштыручы җиһаз кулланылачагын әйтте.

Медведев әлеге план турында, май аенда сайланганнан бирле халык алдында ясаган беренче рәсми чыгышы вакытында белдерде.

Медведев әлеге чыгышы вакытында, АКШ Грузия сугышын үзенең НАТО сугыш көймәләрен Кара диңгезгә кертү һәм саклану калканын Европага кертүне тизләтү эшендә кулланды, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG