Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда шартлауда яраланганнарны Мәскәүдә дәвалыйлар


6 ноябрьдәге шартлауда авыр яраланган тагын 4 кеше Владикавказдан Мәскәүгә китерелгән. Алар хастаханәләргә салынган. Шимбә көнне Мәскәүгә яраланган 7 кеше китерелгән иде инде.

Владикавказның үзенә исә Мәскәүнең Вишневски исемендәге институттан табиблар төркеме килде.

Владикавказда, автобуста булган шартлау аркасында 12 кеше үлде, алар арасында интиһарчы хатын-кыз да булган дип уйланыла. 40-тан артык кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG