Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомали диңгез юлбасарлары япон корабын кулга төшерде


Көньяк Кореяның Йонһап хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Сеулның тышкы эшләр министрлыгы ул йөк корабында 23 диңгезче бар дип хәбәр иткән. Тулырак мәгълумат әлегә бирелми.
Якшәмбе шулай ук Русиянең "Неустрашимый" хәрби диңгез корабы Сомали юлбасарларына Рабих йөк корабын басып алу мөмкинлеге бирмәде.

Русия, Греция һәм Кытай корабларын озата баручы "Неустрашимый"га якында Согуд Гарәбстанының Рабих корабына һөҗүм булуы турында хәбәр ителгәч, ул Рабихка ярдамгә килгән.

Сомали диңгез юлбасарлары быел Аден култыгында 30-дан артык корабны кулга төшерде.

Хәзер Аден култыгы диңгезчеләр өчен иң куркынычлы урын санала.
XS
SM
MD
LG