Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Киото килүешүенә карамастан күмер газы арта


Бонн - Берләшкән Милләтләр Оешмасы, сәнәгати корылмалардан чыккан күмер газы күләмен киметү каралган Киото килешүенә карамастан, индустриаль илләрдә күмер газы күләменең артуы турында кисәтте. 2000-2006 еллар арасында шундый 40 илдә күмер газы чыгару 2% арткан иде.

Глобаль җылынуга этәргән күмер газы күләме көннән-көн арта. 1990 елдан бирле яңа икътисади үсеш кичергән элекке Советлар берлеге илләрендә бу күләм 7.5 % тәшкил итә. БМОның климат үзгәрешләре бүлеге башлыгы Ибо де Бөер Боннда ясаган конференциядә соңгы хисапларны ачыклап, бу хакта кичекмәстән яңа чаралар күрергә чакырды.

XS
SM
MD
LG