Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлык мөддәте үзгәреше Думада хупланды


Русиянең Дәүләт Думасы икенче укылышта Русиядә президентлык мөддәтен 4 елдан 6 елга кадәр озайту турында конституциягә үзгәреш кертү канунын хуплады. Үзгәрешне Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде. Дума канун өлгесе өчен өченче тапкыр тавыш бирәчәк. Соңыннан ул Федерация Шурасында һәм Русия төбәкләренең җирле канун чыгару шураларында күпчелек тавышны алса - гамәлгә керәчәк. Шул ук үзгәреш парламент мөддәтенә дә карый, аның эшен дә 4 елдан 5 елга кадәр озайту каралган.
XS
SM
MD
LG