Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереван Анкара белән татулашмакчы


Әрмәнстан тышкы эшләр министры Эдуард Налбандиан Әрмән-төрек мөнәсәбәтләрен тулысынча яхшырту ике илнең дә мәнфәгатьләренә туры килә диде.

Налбандиан дүшәмбе көнне Төркиядә төрек тышкы эшләр министры Али Бабаҗан белән очрашты.

Налбандиан Анкара белән Ереван арасындагы диалогның максаты дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм үзара дәүләт чикләрен ачу диде.

"Мин мөнәсәбәтләрне номалләштерү дигәндә бернинди алшартсыз уртак чикләрне ачуны да күздә тотам. Һәм Әрмәнстан моны бернинди алшартсыз эшләргә әзер. Без Төркия ягыннан да шуны ук көтәбез," - диде Налбандиан.

Әрмәнстанның Госманлы империясе чорында Беренче дөнья сугышында әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид дип таныту тырышлыклары сәбәпле Төркия дипломатик төнәсәбәтләр урнаштырудан баш тартып килә.
XS
SM
MD
LG