Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбаида атышулар тәмам. 195 кеше һәлак булган


Мумбаи – Һиндстанның Мумбаи шәһәренә һөҗүм иткән ислам сугышчыларына каршы хәрби операция тәмам дип хәбәр ителә.

Шәһәрнең полиция җитәкчесе Хәсән Гафур "хәрби гамәлләр тәмам. Бар терорчылар да үтерелде" дип беллдерде.

Мумбаи рәсмиләре әйтүенчә, 3 көн барган бәрелешләр нәтиҗәсендә барлыгы 195 кеше һәлак булган, 295-е яраланган.

Корбаннар арасында 20-ләп чит ил кешесе дә бар. Шул исәптән, Кушма Штатлар, Израиль, Австралия һәм берничә Европа иле кешеләре.

Чәршәмбе көнне коралланган төркемнәр Мумбаиның берничә урынында һөҗүм ясады -тимер юл стансиясенә, ике кунакханә, кафе, хастаханә һәм яхүд үзәгенә. Яхүд үзәгендә 5 кеше, шул исәптән Нью-Йорктан килгән раввин һәм аның хатыны һәлак булган.

Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны моңарчы билгесез булган Декан мөҗәһетдиннәре исемле исламчы төркем үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG