Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда урам җыенында 2 мең кеше катнашты


Удмуртия башкаласында хакимиятләрнең гамәлләренә каршылык белдереп 2 меңләп кеше урамнарга чыкты. Ижау хакимиятендә бюджет турында тыңлаулар бара. Пенсионерларның юлда йөрү өчен социаль билетның бетерелүе һәм коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең 25% артуы көтелә. Шәһәр хакимиятләре һәр пенсионерга юлда йөрү хакына 190 сум күчерә иде.

"Нишләде безнең депутатлар? Депутатлар безнең проезднойлар хисабына бюджеттагы тишекләрне ямарга карар итте," диде пенсионерларның иҗтимагый шурасы вәкиле Галина Дорошева.

Урам җыенында катнышучалыр хөкүмәт бинасы яныннан шәһәр хакимияте янына килде. Милиция халыкны читкә этәргә тырышканда бер кеше егылды, яраланучылар юк, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG