Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: Конституцияне үзгәртү төбәкләргә дә кагылачак


Русия президенты һәм Дума депутатларының вазыйфаны башкару вакытының озайтылуы төбәкләргә дә кагылырга мөмкин, дип саный Татарстан президенты Минтимер Шәймиев.

“Интерфакс” агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне караган Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, бу төзәтмәләр, төбәк җитәкчеләре һәм парламентлары мөтдәтләренең озайтылуына китерергә мөмкин, дип әйтте.

"Киләчәктә бу сигнал Русия субъектларында да кабул итәләчәк, аларда да мөтдәтләр кыска булса, шулай ук озайтылачак” – дип белдерде Татарстан президенты. Шул ук вакытта ул, кайбер төбәкләрнең иң югары җитәкче һәм парламентның вазыйфада булу вакытын инде арттырганын билгеләп үтте.

Шәймиев Русия конституциясенә төзәмә кертүне яклап чыкты. Кайбер төбәк җитәкчеләренең эш мөтдәтләре Русия президентыныкыннан озынрак иде, диде ул.

Татарстанга килгәндә, республика хакимиятләре Татарстан конституциясенә һәм башка кануннарына төзәтмәләр кертергә җыенмый. Татарстан конституциясендә, Президент һәм парламент өчен 5 еллык мөтдәт каралган. Бу республика өчен оптималь вакыт дип белдерде Татарстан парламенты рәисе Фәрид Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG