Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Тагилда шартлау сәбәпләрен тикшерәләр


Түбән Тагилда химия берләшмәсендә булган шартлауда 3 кеше үлде, 1 кеше яраланды. Шартлау сәбәпләрен махсус комиссия тикшерә.

Шәһәрнең гадәттәнтыш хәлләр бүлеге хәбәр итүенчә, эретеп ябыштыру эше барышында газ шартлаган. Шартлау булган цех ремонтка ябылган булган. Җинаять эше әле ачылмаган, әмма ачылса ул "кеше үлеменә китергән саксызлык очрагы" маддәсе нигезендә булачак. Аның өчен 3 елга кадәр төрмә җәзасы каралган.
XS
SM
MD
LG