Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент үлеменнән соң Гинәдә хакимият җимерелде


Көнбатыш Африка иле - Гинәдә, ил башлыгы Лансана Контенең вафатыннан соң 6 сәгать узуга, хәрбиләр хакимиятнең таратылуын белдерде.

Рәсми хәрби Дадис Камара, радиога ясаган белдерүдә, илнең хәрби һәм цивиль җитәкчеләрдән торган идарәсе"киңәшү шурасына" тапшырылачагын, әйтте.

Камара, Африкадагы иң ярлы илләрнең берсенә әверелгән Гинәдә ришвәтчелек белән көрәшү һәм икътисадны яңадан торгызу кирәклегенә, басым ясады.

1984 елдан бирле ил белән идарә иткән 74 яшьлек Лансана Контенең ни сәбәпле үлүе мәгълүм түгел. Аның шикәр авыруы белән авыруы билгеле.

Гинә премьеры Әхмәт Суарә, Контенең вафатыннан соң, илдә 40 көнлек матәм игълан итеп, кешеләрне тынычлыкка чакырды.

XS
SM
MD
LG