Accessibility links

Мәскәүдә янган тулай торак хуҗасы җавапка тартылачак


Мәскәү хакимиятләре башкаланың көнбатышында тулай торак янып кешеләрнең һәлак булганы өчен бина хуҗасы булган "Миракс-групп" ширкәтен мәхкәмәгә бирәчәген белдерде. Җәй көне үк тулай торак кешеләр яшәрлек дәрәҗәдә түгел, дип табылган иде. Әмма ширкәт төзекләндерү чараларын күрмәгән.

Янгында ике кеше һәлак булды, 3 кеше яраланды. Янгын электр чыбыкларында булган төзексезлек аркасында чыккан, дип фаразлана. Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG