Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Русия белән Украинаны кисәтә


Прага – Русиянең Украина белән "газ бәхәсләре" киләчәктә дә дәвам итсә, Европа Берлеге газ белән тәэмин итүнең башка юлларын эзлиячәк.

Берлектә рәислек итүче Чехия вәкиле белдерүенчә, бу вазгыятьтә Европа Берлеге Төньяк Агым, Көньяк Агым һәм Набукко дип аталган газ үткәргечләрен төзү эшен тизәйтергә әзер. Беренче икесе Украинаны урап үтәчәк, өченчесе Каспи нефтен Европага куырга мөмкинлек бирәчәк.

Чехиянең энергетика иминлеге вәкиле Вацлав Бартушка сүзләренчә, Европа Берлегенең Русия газыннан һәм Украина торбаларыннан башка яшәү өчен җитәрлек мөмкинлеге бар.
XS
SM
MD
LG