Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гәззәдә тынычлык урнаштыру планын тикшерү дәвам итә


Газзәдә тынычлык урнаштыру турындагы һәм Франция белән Мысыр бергәлектә әзеләргән планның өлгесе АКШ, Израиль һәм Фәләстин автономиясенә җибәрелде. Бу план Газзәгә һуманитар ярдәмне китертү өчен һәм Мысыр белән чикне ныгытыр өчен башлангыч вакытка солых төзүне күз алдында тота. Фәләстин автономисе башлыгы Аббас бу планга теләкләшлеген белдерде, Израильнең БМОдагы вәкиле, ил бу планны җитди кабул итте дип белдерде. АКШ дәүләт Секретерае Кондолиза Райс бу тырышлыкны хуплады, әмма бернинди солых килешүе дә Хамасның яңадан кораллануына китермәскә тиеш диде.
XS
SM
MD
LG