Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босниядә газ тәэминаты яңаргач шартлаудан 5 кеше яраланды


Сараеводагы йортларга газ килү яңару белән шартлау нәтиҗәсендә 3 бала һәм аларның ата-аналары яраланды.

Хакимиятләр газ тәэминәте яңарганда мондый казалар булмасын өчен нишләргә кирәклеген телевидение аша аңлатты.

Русия Украина аша газ кудыруны туктаткач, Сербия Босниягә газ кудыра башлады.

Русия газ тәэминәте тукталгач Сербиянең үзенә дә Русиядән газ килү тукталды, әмма аңа Маҗарстан белән Германиядән газ җибәрелә башлады.
XS
SM
MD
LG