Accessibility links

2008 елда Новосибирски татарлары


Новосибирски яшьләре
Новосибирски яшьләре

Новосибирскида яшәүче милләттәшләребез өчен 2008 ел төрле вакыйгаларга бай булды.

Иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип Cебер татар яшьләренең I фестивале үткәрелүен әйтергә була. Ноябрь аенда Себер тарихында беренче мәртәбә татар яшьләре җыелып, булган проблемалары, ирешкән уңышлары, яшь буынның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.

Яшьләр фестивальгә Новосибирскидан һәм өлкәнең кайбер районнарыннан, Төмән, Омски, Кемерово, Томск, Иркутски шәһәрләреннән килгән иде. Кунаклар Казан һәм Казхакъстанның Семей шәһәрләреннән булды.

Фестивальне Новосибирскиның өлкә татар мәдәният үзәге “Алтын йолдыз” яшьләр оешмасы белән берлектә оештырды. Мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова сүзләренчә, әлеге яшьләр чарасы форум буларак үткәрелергә тиеш булган, әмма рәсми даирәләр киңәше белән аңа “фестиваль” статусы бирелгән.

Яшьләр җыены барышында яшь буынны милли рухта тәрбияләү өчен нинди юллар барлыгы каралды, фикерләр, тәкъдимнәр әйтелде. Фәнни семинарлар оештыру, татар гаиләсен ныгыту буенча эш алып бару һәм спорт чаралары үткәрү, туган тел, җыр, бию түгәрәкләре булдыру, сабантуй, фото-йөгереш, чәкчәк бәйрәмнәре кебек чаралар үткәрү зарур дип ассызыкланды.

Туган телне саклау турында анда аерым сөйләшү булды, мастер-класс үткәрелде. Тел беренче чиратта гаиләдә сакланырга тиеш, аеруча рус мохитендә яшәүчеләргә, дигән фикер белән күпләр килеште. Әйтергә кирәк, фестиваль барышында яшьләрнең яртысыннан күбе асылда үзара рус телендә аралашса да, Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мөдәррис Абакировның – кем татарча аңламый – дигән соравына бер генә кеше кул күтәрде.

Новосибирски шәһәрендә яшьләр фестивале узды, киләчәктә мондый чараны һәрьел яисә ел аралаш оештырырга кирәк дигән карар да кабул ителде. Новосибирскиның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев, фестивальне Себердә яшәүче яшьләр берләшә алсын өчен үткәрдек, ди.

Себердә татар яшьләре берләшеп китә алырлармы, ансын әлегә төгәл әйтеп булмый. Һәрхәлдә Новосибирскига милли җанлы яшьләр җыелган иде.

Новосирскида үткән елда тагы бер зур чара – төрки халыклар дуслыгы фестивале “Себер чәйханәсе” булды. Халыкара бу чараның да төп оештыручысы өлкә татар мәдәният үзәге. Новосибирски татарлары Себер ягында яшәүче төркиләрне туплаучы мондый фестивальне инде өченче мәртәбә оештыралар.
"Төрки чибәре" бәйгесенең жюрилары


III фестиваль кысаларында “Төрки чибәре” бәйгесе узды, казакъ, уйгур һәм татар халыкларының милли ризыклар күргәзмәсе оештырылды. Әзәриләр күргәзмәсе күләмлерәк – анда милли киемнәр, оешманың эшен чагылдыручы фоторәсемнәр куелган иде.

Төрки халыклар дуслыгы фестивале Казан кунаклары – Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Зөфәр Харисов, студентлар Әхмәтҗан Турсунтай һәм Лилиана Газизова, Новосибирскиның опера-балет театры артистлары катнашында оештырылган зур концерт белән тәмамланды. “Себер чәйханәсе” фестивале чын мәгънәсендә төрки халыкларның сәнгать бәйрәме булды.

Соңгы елларда Новосибирски өлкәсендә Сабантуй бәйрәме киң күләмдә үткәрелеп килә. 2008 елда өлкәнең Колывань, Чаны, Уба районнары татар авылларында, Новосибирски, Бердски шәһәрләрендә, җәмгысы 8 Сабантуй оештылылды. Әйтергә кирәк, халкыбызның милли бәйрәме Себер җирендә башка милләттләр вәкилләре тарафыннан да хуплап каршы алына һәм күп төрле халык катнашында күркәм үтә. Новосибирски мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова, мондый эшләрне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, ди.

XS
SM
MD
LG