Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә халкының 65% хәерчелектә яши


Газзәдә 2 атнадан артык барган каты бәрелешләрдән соң бүген чагыштырмача тынлык урнашты. Израиль гаскәрләре шәһәрне камауда тота. Израильнең хәрби штаб башлыгы Габи Ашкенази, Хәмәскә каршы чараларның дәвам итәчәген белдерде.

Израиль җиренә һөҗүмнәр дәвам итә, бүген көндезге сәгатьләрдә 5 ракета атылган, дип хәбәр ителә. Израиль көчләре Газзәгә керми. Хәмәс җитәкчелеге белән ракета һөҗүмнәрен һәм Мысырдан корал китертүне туктату турында сөйләшүләр бара.

Бүген Израиль һуманитар максатларда атышларны 3 сәгатькә туктатуы турында белдерде. Әмма халыкның кибеткә чыгарга, ашамлыклар алырга мөмкинлеге юк, дип сөйләде Британиянең Оксфам хәйрия оешмасы вәкиле Мөхаммәд Али.

"Халыкның акчасы юк, чөнки банклар ябык. Израиль чарасы башланганчы ук халыкның 65% ярлылыкың иң түбән дәрәҗәсендә яши иде. Хөкүмәттә эшләүчеләр акча алмады, банклар ябык. Кибетләрдә азык-төлек тә бик юк, булса да кыйбат, кешеләрнең аны алырга акчасы юк," диде Али.



XS
SM
MD
LG