Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаевка каршы белдерү турында прокуратура карары көтелә


Сибай прокуроры Хәниф Карачуринны үтерүне оештырган өчен төрмәдә утыручы Нуриәхмәт Шаһиевнең адвокаты Ольга Натапова шушы көннәрдә Русия прокуратурасының тикшерү комитеты Шаһиевнең белдерүе турында карар чыгарырга тиеш диде.

Шаһиев Русия баш прокурорына мөрәҗәгатендә прокурор Карачуринның хәзерге Башкортстан премьер-министры Раиль Сарбаев кушуы белән үтерелгәнлеген язган иде.

Натапова мөрәҗәгатьне карау өчен тиешле бер ай вакыт 12 гыйнварда ук үтте, әмма бәйрәм ялларын исәпкә алып тикшерү комитетының карары шушы көннәрдә чыгар дип көтәргә кирәк диде.

Карачурин 2003 елда үз фатирында атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG