Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолбрук АКШның Әфганстан һәм Пакстан вәкиле була


АКШ президенты Барак Обама Ричард Һолбрукны Әфганстан һәм Пактсан, шулай ук алар белән бәйле мәсьәләләр өчен җаваплы махсус вәкил итеп билгеләде. Бу вазыйфа әле генә булдырылды.

67 яшьлек Һолбрук элек АКШның БМОдагы илчесе булды. Ул шулай ук 1995 елда Босния-Һерцеговина сугышына нокта куйган Дэйтон килешүен әзерләүдә катнашуы белән дә танылды.

Пәнҗешәмбе Һолбрукны бу вазыйфага билгеләгәндә Обама Әфган һәм Пакстан төбәгендәге вәзгыять дөньядагы иминлеккә куркыныч тудыра дип анда дипломатия һәм тәррәкыятьнең мөһим булуына басым ясады.
XS
SM
MD
LG