Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ракета һөҗүмендә 5 кеше үлгән


Пакстан рәсмиләре әйтүенчә, җомга Әфган-Пакстан чигенең Пакстан ягында АКШ күзләү очкычы дип шикләнелгән очкыч ракеталар атып кимендә 5 кешене үтергән.

Пакстан Кушма Штатларга мондый һөҗүмнәр турында ризасызлыкны еш белдерә.

Күпчелек очракта ракеталар Әфганстаннан җибәрелгән, читтән идарә ителүче очкычлардан атылган дип санала. Әмма АКШ ракеталар атканлыгын сирәк очракларда гына таный.

Былтыр Пакстанда сугышчылар дип шикләнелгәннәргә каршы 30-лап шундый һөҗүм булды.

Бүгенге һөҗүм исә АКШта хакимияткә Барак Обама килгәннән соң беренче шундый һөҗүм.
XS
SM
MD
LG