Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстаннан Әфганстанга илтүче күпер шартлатылды


Пакстанда Әфганстанга баручы стратегик әһәмияткә ия булган юлдагы күпер шартлатылды.

Бу юл аша Әфганстандагы көнбатыш көчләре тәэмин ителә иде.

Бу юлда хәрәкәт күпер төзәтелгәнчегә кадәр тулысынча туктатылды.

Соңгы айларда бу юлда сугышчылар һөҗүмнәре сәбәпле гаскәрләр тәэминаты еш өзелеп торды.

Әфганстандагы АКШ һәм башка илләр хәрбиләренә кирәк-яракларның һәм ягулыкның зур өлеше шушы юл аша китерелә.
XS
SM
MD
LG