Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рахмон Мәскәүгә килергә булган


Дүшәмбе көнне Русия сәфәреннән баш тарткан Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон фикерен үзгәртеп сишәмбе көнне Мәскәүгә килергә булды.

Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, чәршәмбе көнне Рахмон Мәскәүдә Бердәм иминлек килешүе оешмасы һәм Евразия икътисадый оешмасы саммитларында катнашачак.

Дүшәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашырга тиеш булган Рахмон кисәк кенә ул сәфәрдән баш тарткан иде.
Аның бу гамәле илдәге энергия кризисын чишү өчен Таҗикстанда калу зарурлыгы белән аңлатылды.
XS
SM
MD
LG