Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаевка кизәнүләр дәвам итә


Русия әүләт Думасы депутаты Мурат Киекбаев республика хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаевка дәгъва белдереп Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм Башкортстанның эчке эшләр министры Игорь Алешиннарга мөрәҗәгать итте. Анда ул Сарбаевның республиканың милек министры булган чорда явыз нияттән вазифасыннан файдалануы әйтелгән. Аңа караганда, Сарбаев базар бәясе 4 миллион сум торган 330 квадрат метр җирне нибары 33 мең 60 сумга сатып алган.

Күптән түгел Русия парламентындагы икенче бер депутат та милек мәсьәләсендә Сарбаев өстеннән генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Анда дума депутаты Иршат Фәхретдинов Сарбаевның милек министры булып эшләгән чорда Юмагуҗа сусаклагычы төзелешенә бүленгән акчаны туздыруда гаепләде. Сибай шәһәренең элекке юл хәвефсезлеге хезмәте башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев Сарбаевны Сибай прокурорын үтертүдә төп заказчы дип атавын ирештергән идек. Аналитиклар моны Сарбаевның республика президенты вазифасына әзерләүләре турында хәбәрләрдән соң махсус аны пычрату башланды дип исәпли. Әлегә ул гаепләүләр буенча тикшерү үткәрүче юк.

XS
SM
MD
LG