Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядә урманнар яна, корбаннар саны 84-кә җиткән


Сидней – Австралиядә урманнарда көчле янгын чыгу сәбәпле корбаннар саны 84-кә җиткән. Бу сан артырга мөмкин, дистәләгән кеше җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган.

Янгын нәтиҗәсендә 700-дән артык йорт янып беткән. Меңләгән кеше мәктәпләр, мәхәллә биналары кебек урыннарда сыена.

Көчле җил һәм эсселек янгынны сүндерү эшен авырайта. Сүндерү эшендә 30 меңләп янгын сүндерүче катнаша. Аларга хәрбиләр ярдәм итә.

Полиция мәгълүматына караганда, Виктория штатының көньяк-көнчыгышында утны махсус төртү очраклары да булган.

Бу янгыннар Австралия тарихында иң зур табигый каза дип санала.
XS
SM
MD
LG