Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран министры Мәскәүдә сөйләшүләр үткәрде


Иран саклану министры Мостафа Мөхәммәт Наҗар Мәскәүдә Русия саклану министры Анатолий Сердюков белән очрашып хәрби-техник хезмәттәшлек турында сөйләште.

Русия киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, Наҗар булырга мөмкин Израиль яки АКШ һава һөҗүменнән саклану өчен Русиядән саклану сисмемалары сатып алырга тели.

Иран инде күптәннән Русиядән С-300 һава һөҗүменнән саклану системалары алырга тели.

Декабрь аенда Русия хөкүмәте Иранга С-300 системалары тапшыра башлавы турындагы хәбәрләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG