Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калуга татарлары Җәлилне искә алды


Шәһәрнең Татар милли мәдәни мохтарияте хәбәр итүенчә, Белинский исемендәге өлкә фәнни китапханәсе фондларында Муса Җәлил шигырьләре һәм аның иҗаты турында мәкаләләр дә табылган. Шуңа күрә, китапханә мөдире урынбасары Марина Пантюхина шагыйрь иҗаты белән үзе таныштырган.

Бу кичәгә килгән олысы да, яше дә Җәлил шигырьләрен сөйләгән, татарча җырлар да башкарылган. Шагыйрь туган көне уңаеннан үткәрелгән чара “Туган тел”не башкарып тәмамланган.
XS
SM
MD
LG