Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баку: Бездә Набуккога җитәрлек газ бар


Азәрбәйҗан дәүләт нефть ширкәте Азәрбәйҗанда Европаның Русия газына бәйлелеген киметү өчен җитәрлек табигый газ бар дип белдерде.

Ширкәт башлыгы Хошбәхет Йосыфзадә Азәрбәйҗандагы газ ятмалары Набукко газ үткәргече проектын тормышка ашыру өчен җитәрлек диде.

Аның әйтүенчә, Азәрбәйҗанда 2 триллион шакмак метрдан артык газ бар.

Кайбер белгечләр Каспий диңгезе тирәсендә җитәрлек газ юк дип Набукко үткәргеченең кирәклегенә шик белдергән иде.
XS
SM
MD
LG