Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа җитәкчеләре базарны кулга алырга килеште


Европа Берлегенең төп илләре җитәкчеләре Германия башкаласында җыелып финанс базарларына контрольне арттыру кирәклеге турында килеште.

Аларны Берлинга җыйган Германия канцлеры Ангела Меркел җитәкчеләр базарларга ышанычны кайтару өчен уртак һәм көчле позициягә килде диде.

Британия премьер-министры Гордон Браун әйтүенчә, җитәкчеләр аеруча авыр хәлдә калган илләргә рецессиягә каршы көрәшергә ярдам итүче Халыкара Валюта фондына акча кертүне арттырырга дип килешкән.

2 апрельдә Лондонда үтәчәк 20 ил саммиты алдыннан Европа Берлегендә уртак фикергә килү максатында үткән бу җыенда Франция, Италия, Испания, Нидерланд, Британия һәм Германия җитәкчеләре катнашты.
XS
SM
MD
LG